Понедельник, 20.11.2017
Федеральные органы Республика Башкортостан Налоговые сервисы МР Гафурийский район Полезные ссылки Каталог Документов, НПА



Посл. документы
Последние НПА, опубликованные на нашем сайте
Дополн.разделы
Праздники
Праздники России
Президент РБ

Поиск по сайту
Форма входа
Логин:
Пароль:
Наша погода
Гимны РФ и РБ
Гимны Российской Федерации и Республики Башкортостан

Гимн РФ (оркестр)

Гимн РФ (гр. Любэ)

Гимн РБ (оркестр)

(не забудьте подключить колонки)
Новости РБ
Телефоны Доверия
ФСБ России 8 (495)224-22-22
E-mail: fsb@fsb.ru
МВД России 8(495)237-75-85
ГУ МВД РФ по ПФО
8 (3121)-38-28-18
МВД по РБ 8 (347)-128,
с мобильного — 128
МЧС РФ 8(495)449-99-99
ГУ МЧС РФ по РБ 8(347)233-9999
Статистика сайта

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

сайт начал работу 14.12.2013 г.

ваш браузер
-

Главная » 2014 » Май » 7 » ИСТОРИЯ СЕЛА ЯНГИСКАИНА НА ТАТАРСКОМ (Тмара Ахметовна.. рукопис)..
13:06
ИСТОРИЯ СЕЛА ЯНГИСКАИНА НА ТАТАРСКОМ (Тмара Ахметовна.. рукопис)..
Авыл тарихы.
Ялгызкаен – Җигән елгасы буендагы кармыш башкортлары авылы . Ул XVIII гасырның 30- чы елларында вотчинниклар тарафыннан нигезләнә.1795 елда монда 35 башкорт яши. Җайлап авыл күп милләтлегә әйләнә бара. 1747,1749,1804,1811 елларда башкорлар авылга типтәрләрне кертә. Шул чорда ук 12 елга дип авылга мишәрләр дә кабул ителә.1747 мишәрләрнең бер өлеше башкортлардан үзләренә жир сатып ала. ХIХ гасыр урталарында авылда ирләрдән 168 башкорт вотчинник, вотчина хокугын югалткан 32 башкорт типтәре , 540 татар типтәре яшәгән. Соңгыларында мичәрләр дә булган.
1897 елда барысы 972 ир hәм 952 хатын- кыз теркәлгән. Алар 354 йортта көн күргән.
1920 елда ирләр саны 1450 гә, хатын-кызлар 1567 гә җиткән.1920 елда авылның өтник бүленеше башкортлар hәм типтәрләр дип алына башлый. 7-че башкорт кантонының 9-чы йортына караган. Халык нигездә игенчелек, малчылык,умартачылык белән шөгыльләнә. Безнең гасыр башына икмәк сату лавкасы hәм су тегермәне булган. Якшәмбе көннәрендә базарлар узгарылган. Ул елларда ..Партии волосты идарасе дә шушы авылда урнашкан. Х/х гасырның икенче яртысында монда 2,..х/х р гасыр башыннан 3 мәчит эшләгән.
Урман хәм печәнле тугайлар казна хәм помечиклар тарафыннан басып алынгач, халык җиргә нык ..кытлык кичерә.1883 елның мае белән даталанган бер документта ялгызкаенлыларның помешик урманын кырку вакигасы теркәлгән. Феодал идере авыл халкын көрәшкә әйди – Пугачев.. яуында авылдан 68 кеше баш күтәрүчеләр рәтенә баса.
1812 елгы Ватан сугышында авылдан 65 кеше катнашкан

Ялгызкаен авылның килеп чыгу тарихы укутучы Мөхәммәт Гариф улы Ярмаков сөйләве буенча.(1900-1985елларда яши).
“ Моннан берничә йөз ел элек Казан губерниясе Тәтеш өязе Купка авылында Тимас исемле бай кеше яшәгән.Ул сәүдәгәр буларак Стәрлетамак өязе кешеләре белән дә аралашкан. Тимас байның уллары күп булган. Ул вакытларда армияга гадәттә күп уллары булган кешеләрнең бер улын ала торган булганнар. Тимас бай үз улларының берсен дә җибәрмәс өчен 5 улына 5 йөк төрле әйберләр төятеп, болай ди: “ Балалар, инде мин картайды쬬¬¬,сез Уфа губерниясе Стәрлетамак өязендә авылларның берсендә яшәгән Акмай хаҗига барыгыз. Ул минем якын танышым булганлыктан сезне яхшы каршы алыр”.Шулай итеп , Тимас байның Ермак,Айт,Даит,Төмәс,Әсән исемле 5 улы Стәрлетамак якларына чыгып китәләр. Ә Тимас бай үзе Купка авылында кала hәм озакламый вафат була.Бу егетләр әтиләре әйтүе буенча хәзерге күндә Ишембай районы Хаҗ авылында яшәгән Акмай хаҗига барып кергәннәр. Акмай хаҗи егетләрне бик яхшы каршы алган. Егетләр монда күп кенә яшәгәч, халык арасында Акмай хаҗидә качкыннар яши икән дигән хәбәр тарала.Тиздән бу хәбәр Стәрле өязе түрәләренә барып җитә hәм бердән-бер көнне жандармнар, исправниклар килеп төшә. “Нихал, кунаклар, килдегезме?”- дип әйтүенә, Акмай хаҗига исправниклар “Сездә качкыннар бар икән,”- дип сүз башлыйлар.Ләкин бу тирәдәге башкортларның рәйсе буларак, Акман хаҗи алардан куркып калмый hәм “вон отсюда” дип аларны куып чыгара. Шулай итеп, егетләр кулга алынудан котылып калалар. Акман хаҗи киңәше белән берничә көннән соң егетләр Стәрлетамак өязе Баҗык авылына күчеп килгәннәр.Алар Баҗык авылында берничә ел яшәгәннән соң бу җирләрнең хуҗасы Карлы авылы Гәбделкәрим Баҗык авылы тирәсендәге үз җирләре Петербург ягындагы Абдеев баярга саткан. Җирләр сатылу сәбәпле егетләр күчеп китәргә мәҗбүр булалар hәм хәзерге Ялгызкаен авылы урнашкан урында яши башлыйлар.Җигән елгасының сул ягында Ялгызкаен авылына нигез салалар. Бу вакытларда Җигән елгасының уң ягында куе урман булган. Урыннарны ат чаптырып билгелиләр . Беренче булып килүче Җигән елгасы яры башында хәзерге Мукминов Равил утырган урынны алырга тиеш була. Ат чабыштыру нәтиҗәсендә бу урын Ермакка эләгә, ә калганнары елга буйлап тезелеп урын алалар.Бу урында күп еллар Ермак исеменнән таралган кешеләрнең берсе Гарифулла Ермаков яшәде (Мөхәммәт Ермаков әтисе).Шул тирәдә Җигән елгасыннан бер 150 метр арырак ялгыз гына зур каен агачы үсеп утырганлыктан авылга Ялгызкаен исеме бирелгән.
Шулай итеп , Ялгызкаен авылына Казан губерниясеннән күчеп килгән тат А.З. Әсфәндияровның гыльми тикшерүләре нәтиҗәсендә 1812 елгы татарлар нигез сала.


Амирова Тамара Ахметовна
Просмотров: 367 | Добавил: янгискаин

Сайт партии Единая Россия РБ
Официальный сайт сельского поселения Янгискаинскийй сельсовет муниципального района Гафурийский район Республики Башкортостан © 2017
Сделать бесплатный сайт с uCoz
Главная Регистрация Вход RSS
Приветствую Вас, Гость