Вторник, 26.09.2017
Федеральные органы Республика Башкортостан Налоговые сервисы МР Гафурийский район Полезные ссылки Каталог Документов, НПА



Посл. документы
Последние НПА, опубликованные на нашем сайте
Дополн.разделы
Праздники
Праздники России
Президент РБ

Поиск по сайту
Форма входа
Логин:
Пароль:
Наша погода
Гимны РФ и РБ
Гимны Российской Федерации и Республики Башкортостан

Гимн РФ (оркестр)

Гимн РФ (гр. Любэ)

Гимн РБ (оркестр)

(не забудьте подключить колонки)
Новости РБ
Телефоны Доверия
ФСБ России 8 (495)224-22-22
E-mail: fsb@fsb.ru
МВД России 8(495)237-75-85
ГУ МВД РФ по ПФО
8 (3121)-38-28-18
МВД по РБ 8 (347)-128,
с мобильного — 128
МЧС РФ 8(495)449-99-99
ГУ МЧС РФ по РБ 8(347)233-9999
Статистика сайта

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

сайт начал работу 14.12.2013 г.

ваш браузер
-

Главная » 2014 » Сентябрь » 7 » Саумысыз, авылдашлар!
06:33
Саумысыз, авылдашлар!
Саумысыз, авылдашлар!
Кешелек тарихында истәлекле вакыйга - Совет халкының Фашистик Германиены җиңүенә 70 ел тулу көне якынлашып килә. Миллион кешеләр, гомерләрен дә җәлләмичә, үзләренең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштеләр. Мәңгелек истәлек аларга һәм без алар алдында баш иябез!
Менә чираттагы традицион чараларның берсе “Саумысыз, авылдашлар!” Советлар Союзы Герое Әхмәтҗанов Зайнетдин Низаметдин улының һәм Әсфәндияров Зәкир Лотфурахман улынын шәҗәрәсенә багышланды.Гафури районыннан чыккан биш Советлар Союзы Геройлары арасында
икесе Ялгызкаен авылыннан булулары белән Ялгызкаенлылар горурлана да, тантана да итә алалар.
Чараны үткәрү өчен авыл биләмәсе хакимияте тарафыннан зур эш башкарылды. Бәйрәмгә кунаклар район үзәгеннән,Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләреннән чакырылган иделәр. “Юлдаш” радио эфиры аша алдагы бәйрәм турында белдерүләр яңгырады, урындагы халык, культура һәм белем бирү оешмалары җәлеп ителделәр. Әсфәндияров һәм Әхмәтҗанов урамнарына геройларның фотографияләре, биографияләре һәм тормыш юллары яктыртылган баннерлар куелды.
Билгеләнгән көнне иртән үк гаять зур чарага чакырылган кунаклар, авылдашларның туганнары, дуслары, хәтта кемнәргәдер кызык тоелганнар да җыелыша башладылар. Юлдан килгән кунакларны мәктәп ашханасына чакырдылар, анда аларны кунакчыл хуҗалар – укытучылар һәм ашнакчылар үзләренең тәмле коймаклары, бәлешләре, баллы чәйләре белән каршы алдылар.
Аннары Геройларның үзләре туып үскән һәм үзләренең исемнәре бирелгән урамнарга аларнын тормышы чагылдырылган стендларны ачу тантанасы булды.
Яу кырларына китеп тә, кире әйләнеп кайта алмаган һәм кайтып үзләренең көрәшләрен сугыш җимерекләрен торгызуга багышлаганнар истәлегенә – авылдашлар һәм кунаклар азат итүче көрәшчеләрнең һәйкәленә чәчкәләр һәм веноклар салдылар. Арытаба, юл авыл мәчетенә ятты, мөселман йоласы буенча анда яуда һәлак булучы авылдашларга тиешле хөрмәт күрсәтү һәм аларны искә алу үткәрелде.
Ә бәйрәмне үткәрү урыны “Төпкел” кунакларны көтә иде инде. Аларны “Картаймас күңелләр” фольклор ансамбле җыр белән, икмәк-тоз белән каршы алды.Соңыннан кунаклар бәйрәмчә бизәлгән сәхнәгә күтәрелделәр.
Бәйрәмне авыл хакимияте башлыгы Гаян Загретдин улы Фәизов ачып җибәрде. Авылдашларын тантана белән котлаганнан соң, сүзне авылның имам-хәзрәте Ишбулды Ибраһим улы Фәткуллинга бирде. Имам-хәзрәт чараны үткәрергә үзенең фатыйхасын биргәннән соң , авылдашларыннан безнең шушы тыныч күк астында яшәргә мөмкинчелек биргән яуда катнашучыларны истә тотарга һәм үзебезнең Ватаныбызны яратып, аның турында кайгыртып яшәргә чакырды.
Авылдашларны хакимият башлыгы бәйрәм шатлыгын уртаклашырга килгән кунаклар белән таныштырып үтте. Алар район хакимияте башлыгының социаль яктан урынбасары Р.Я.Салаватов, район хакимияте башлыгының кадрлар эше буенча урынбасары Э.Ю.Фахретдинов, Башкортостан призидент академиясынын профессоры М.И.Халиков, доцент Р.С.Галимов, культура бүлеге начальнигы Ф.М.Кинзягулов, Стәрлетамак ВНЗМ УМИТ директоры Ф.Н.Халитов, Россия Федерациясенең атказанган врачы Ф.С.Гафаров, Үтәк, Морак, Аккүл, Бельский авыл биләмәләре башлыклары... Кунаклар барысы дә буш кул белән түгел, бүләкләр белән килгәннәр. Гаян Загретдинович авыл казанышлары белән, фермерларның, эшкуарларның уңышлары турында таныштырып үтте. Соңыннан “Иң кунакчыл ихата” (Ишмөхәмәтова Сәлимә), “Иң күп умарта тотучы умартачы” (Мөэминов Рәил), “Иң күп тереклек асраучы гаилә” ( Айгөл һәм Филүс Сабитовлар), “Булдыклы һәм кунакчыл эшкуар” (Минигали Фәизов), “Авылның иң яшь гражданины” (Рамазан Нәфис улы Шәмсетдинов), “Иң яшь гаилә” (Регина һәм Сергей Россихиннар) номинацияләре буенча җиңүчеләргә кунаклар бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук кыйммәтле бүләкләр белән авылның активистлары Гафаров М.Р., Ишмуратов Р.И. һәм Нигматуллин И.А. да бүләкләнеп киттеләр.
“Үзеңнең Туган төягеңдә яшәп тә, аның барлыкка килү тарихын белмәсәң дөрес булмас иде”, - дип, сүзен башлады авыл мәдәният йортының нәфис сүз остасы Р.Р.Мөэминова һәм сүзне авылыбызның ветераны Мансур Сафа улы Вәлишинга бирде. Ул авылыбызның ничек барлыкка килү тарихын, аның данлыклы кешеләре турында бик аңлаешлы итеп сөйләде.
Ниһаять, бәйрәмнең иң югары ноктасы якынлашты. Сәхнәгә Советлар Союзы Герое Әхмәтҗанов Зәйнетдин Низаметдин улының туганнары: балалары, килене, оныклары, оныкчалары чакырылды. Олы кызы Мәфтуха апага 89 яшь, аның тормыш иптәше Шәрифулла Ишмөхәмәтов та Бөек Ватан сугышы ветераны иде. 1945 елда Мәскәүдә Җиңү парадында катнашкан. Аның әйткән сүзләре минем һаман да исемдә: парадка озын буйлы, матур солдатларны гына сайлап алдылар, мин дә шулар рәтенә эләктем.Кызыл Мәйдан буйлап парадта катнашу хөрмәтенә эләктем, шуның белән горурланам...
Үзләренең шәҗәрәсе белән Герой бабайның кече кызы Нәзирә таныштырып үтте. “Без гаиләдә дүрт кыз һәм бер малай булдык,” – дип башлады Нәзирә. “Бүгенге көндә әтинең тугыз оныгы, 14 оныкчасы бар. Тагын да бишәү дөньяга туарга тиешләр. 1950 елга кадәр безнең гаилә шәҗәрәсен Әхмәтзакир Әхмәтшакир улы Ишмөхәмәтов алып барган. 1950 елдан 2009 елга кадәр –Әхмәтзәки Гәлирахман улы Ишмөхәмәтов, ә 2009 елдан бүгенге көнгә кадәр Әльмира Бәдретдин кызы Ишмөхәмәтова алып бара. Зур рәхмәт аларга”.
Герой бабай адресына күп изге сүзләр әйтелде. Элекке Ленин исемендәге колхоз рәисе Исламгулова Рәшидә Рәшит кызы искә төшерә:
- Сугыштан кайту белән , хаклы ялда булуына карамастан,“Кызыл Яр” колхозында бригадир булып эшли башлый, шул ук вакытта складта мөдир вазифасын да башкара, ревизия комиссиясен җитәкли. Үзенең бурычларына намус белән карый, башлаган эшен азагына кадәр җиткерә торган иде.
Геройның олы кызы Мәфтуха апа да әтисе турында бик яратып, аның нинди изге, гадел, хезмәт сөючән, тәртипле, туры сүзле кеше икәнлеген исенә төшерә. “Әле дә исемдә”,-дип, дәвам итә Мәфтуха апа. “Бервакыт ул өйгә капканга эләккән тере бүре алып кайтты. Аңа карарга күршеләр, авылдашлары, хәтта күрше авылдан да килеп җиттеләр. Соңыннан бүренең тиресен хөкүмәткә тапшырдык”.
Зайнетдин Низаметдин улы мәктәп балалары алдында еш кына чыгыш ясый торган иде. Балаларны ул сау-саләмәт тормыш алып барырга өнди иде. Ул үзе чаңгыда яхшы шуа торган иде, көненә 30 ар километр юл үтә торган иде..Үзе ясаган чаңгыларны мәктәпкә дә, авыл малайларына да бүләк итә торган иде.
Мәктәпнең сугыш һәм хезмәт музеенда Геройларның икесе турында да, сугышта катнашучы башкалар турында да бай материал тупланган. Укучылар белән безнең сугышта катнашучыларның үрнәгендә кыюлык, батырлык дәресләре үткәрелә.
Зайнетдин Низаметдин улы 1990 елның 30 январенда Уфа шәһәрендә кече кызында үлә, Ялгызкаен авылына алып кайтып күмелә. Ел саен Җиңү көнендә, аның каберенә чәчкәләр һәм веноклар салына. Ә район үзәге Красноусол авылында Геройлар аллеясендә безнең Геройлар турында истәлек мәңгеләштерелгән.

Советлар Союзы Герое Зәкир Лотфурахман улы Әсфәндияровның шәҗәрәсе турында Игенчеләр авылыннан аның якын туганы Камиль Шәрифулла улы Әсфәндияров таныштырып үтте.
- Безнең шәҗәрә 18 нче гасырның урталарыннан башланып китә. Архив документлары буенча, 1759 елда Мамадыш районыннан Үтәк авылына Әмир Байгулов күченеп килә. Герой Әсфәндияров Зәкирның шәҗәрәсе шуннан башланып китә дә инде. Ул 1918 елның 24 январь көнне дөньяга килә. Ике яшь тулуга, әтисе үлеп китә. Әнисе, ире үлгәннән соң, туган авылы Ялгызкаенга күченеп кайта һәм Абдуллин Мөхәммәт дигән кешегә кияүгә чыга. Уртак балалары Абдуллин Равиль туа.
Закир Әсфәндияров мәктәптә укып, тулы булмаган урта белем ала, “Туры юл” колхозында эшли. 1938 елда Совет армиясе сафларына алына. Дошманнар безнең илебезгә каршы сугыш башлагач, 1941 елның сентябрь аенда сугышка китә. Мәскәүне саклауда, Курск сугышында, Карпат сугышында катнаша. Аның сугыш юллары Киев шәһәре аша,Львов, Житомир, Сандомир аша үтә. Үзенең артиллериясе белән дошманнарның танкларын, пушка, бронетранспортерларын, ут нокталарын бик күпләп юк итә.
Президиумның Югары Советы Указы белән 1944 елның 1 июлендә Зәкир Лутфурахман улы Әсфәндияровка Советлар Союзы Герое дигән югары исем бирелә. Сугыштан соң Казахстан республикасы Балхаш шәһәрендә мастер булып эшли, шәһәрнең Почетлы граҗданины булып йөри.

Чыгышлар концерт номерлары белән алмашындылар. Ә авыл иҗади талантларга бай.Тәнзилә Гафарова, Винер Тимиров, Әлфия Лугуманова, Рәвилә Мусина, Резеда Мөэминова, Радик Халитов, Наил Мөэминов, Флүрә Вәлиева, Венера Харисова җырларыннан барысы да таң калдылар. Ә район конкурсы лауреаты, шагыйрь Рәшит Сабитовның шигырьләрен һәм җырларын тыңлау - үзе бер ләззәт. Герой бабайнын оныгы Регина карт әтисенә арнап язган шигырен укыды. Гөлдәрия Юсупова белән Динара Мөхәмәтьяроваларның шаян биюләре күңелләргә дәрт өстәде.
Бәйрәм мәйданының бар территориясе дә уен аттракционнары белән тулган.
Монда нәрсә генә юк иде! Дисней-Лейнд дип әйтерсең! Балалар рәхәтләнеп өреп тутырылган таулардан, квадрациклдан шудылар, батутларда сикерделәр, өрелгән шарларга үрмәләделәр, гыйбрәт зур шикәрле мамыклар ашадылар. Һичшиксез, миңа килгән кебек, күпләрнең башына да , нигә мин дә сабый түгел икән, дигән уйлар килгәндер.
Тамашачыларның күпләрен мавыктыргыч ярышлар: бүрәнә өстендә капчык белән бәрешү, армреслинг (кул ярышы), капчык киеп узышу, Уфадан килгән кунакларның командасы җиңгән волейбол уеннары...
Һәркем үзенең теләгенә, булдыруына карап, төрле конкурсларда үзләренең көчләрен сынап карадылар. Җиңүчеләр бүләксез калмадылар. Һәр җирдә судьялар эшләделәр, бу дөрес тә, чөнки хәвефсезлек техникасын саклау бик мөһим.
Ишмөхәмәтова Сәлимә җитәкчелегендә матур җыештырылган шатрлар эчендә энтузиастлар төркеме белән бай ассортиментлы өстәлләр оештырылган. Үзеннән үзе авызга керергә торган бәлешләр, чәк-чәк, бал белән коймаклар - ниләр генә юк иде монда! Өстәлләр сый-хөрмәттән сыгылып тордылар! Рәхим генә итегез!
Бу олы тантаналы бәйрәмнең төп оештыручылары булып, Бөтенрәсәйнең “Бердәм Рәсәй” һәм “Яшь Гвардия”сәяси партияләренең Башкортостан региональ бүлегенең урындагы “Ялгызкаен” бүлеге аерылып торды.

Бәйрәмдә булганнарның барысы да үзенең авылдашлары, классташлары, күршеләре, укытучылары белән очрашудан яна дәрт алып, мондый чараларны ел саен узгарып торырга кирәк дигән теләктә калдылар. Оештыручылар һәм чараларны узгаручылар адресына бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде.
Ә кич белән яшьләрне дискотека көтә иде... “Төпкел” буеннан килгән музыка тавышлары авылга кадәр ишетелеп торды.

Юмагулова М.М. , Ялгызкаен авылы.
Просмотров: 1351 | Добавил: янгискаин

Сайт партии Единая Россия РБ
Официальный сайт сельского поселения Янгискаинскийй сельсовет муниципального района Гафурийский район Республики Башкортостан © 2017
Сделать бесплатный сайт с uCoz
Главная Регистрация Вход RSS
Приветствую Вас, Гость